Россиянең татар авылларыннан эшкуарлар Казанга һәм Теләчегә җыелачак
16-18 мартта Казанда V Бөтенроссия татар авыл эшмәкәрләре җыены узачак. Өч көнлек форум программасында эшмәкәрләр игенчелек, терлекчелек, һөнәрчелек өлкәсендә шәхси эш оештыру тәҗрибәләре белән уртаклашачак. Җыенның пленар утырышында Татарстан Президенты да катнашыр дип көтелә.
Беренче тапкыр Россия киңлегендәге татар авылларында яшәп, уңышлы гына үз эшен корып җибәргән эшмәкәләрне Казанга 2012...